Автор: Тухбагалиева Илина Котдусовна
Дәреснең темасы. Н.Җиһанов иҗатында батырлык темасы
Максат: Татар композиторы Н. Жигановның тормышы һәм иҗаты белән танышу;
Бурычлар:
— “Җәлил” операсының туу тарихы, аның сюжеты белән танышу.
— Укучыларның музыкаль әсәрләр аша образлы фикер йөртүләрен үстерү
— Тарихи вакыйгалар белән бәйле булган музыкаль әсәрләр турындагы белемнәрне ныгыту.
1. Орг.момент
– Муз. ИсәнләшүСЛАЙД 2
2. Актуальләштерү.
Уңайлы итеп утырдык, бераз тавышларны җырга көйләп алабыз
СЛАЙД 3— Җырлау күнегүләре № 6,7,5,8
-Хәзер сезнең иң яраткан “ Тик туган җирдә генә “ дигән җыр белән башлап җибәрик.
-Укучылар, сезнең өстәлләрдә дәрескә кирәкле материаллар бар. Иң беренче булып эшне шигъри юллардан башларбыз. Игътибар белән укыйбыз һәм җавап бирәбез , шигъри юлларда сүз нәрсә турында бара?
СЛАЙД 4 Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып!( Автор) 2 кирәк
Шулай итеп, шигъри юлларда сүз нәрсә турында барды?( Батырлык)
—Бик дөрес, яхшы. Ә кем үз сүзләре белән әйтә ала, нәрсә ул батырлык?
-( курыкмаучанлык, кыюлык. Тәвәкәллек, көрәштә җиңгән кеше)
— Ничек уйлыйсыз , батырлыкны әдәбияттә генә түгел, сынлы сәнгатьтә дә сурәтләп буламы? (Әйе)
— Әйдәгез картиналар мисалында карап китәбез.СЛАЙД 5
Бу картина репродукцияләре белән сез танышмы?
— Картина «Александр Невский» Павла Корина.
— Картина “ Иван Сусанин “
А.Невский кем ул? Нинди батырлык эшләгән?( …)
И.Сусанин кем? Нинди батырлык эшләгән?(…)
— Батырлык темаларын тагын нинди сәнгать төрләрендә күреп булыр иде?
(Музыкада, кинода)
— Дөрес.Димәк,бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?СЛАЙД 5 БАТЫРЛЫК
Әдәби әсәрләрдәге, сынлы сәнгатьтәге, музыкадагы Батырлык образлары арасында бик күп уртаклык бар. Ләкин алар һәрберсе үзенчәлекле,сәнгатьлелек чаралары, композиция, формалары белән аерылалар.
-Ә хәзер барыбыз да игътибарны экранга юнәлтәбез.
3. Яңа тема.
Укытучы.–Укучылар, бу шәхес сезгә танышмы?СЛАЙД 6
(Нәҗип Гаяз улы Җиһанов). Н. Җиһанов 1911 елда Уральск шәһәрендә, эшче гаиләсендә туа. Әти-әнисен иртә югалтып, берничә ел Чистай шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанга килә һәм үзен музыкага багышлый.Казан Дәүләт консерваториясендә ректор булып эшли, Татарстан композиторлары берлеге белән идарә итә.Ул күп жанрларда иҗат итүче композитор.
. Әйдәгез, өстәлләрдәге карточкалар ярдәмендә ачыклап китик, композитор нинди жанрларда иҗат иткән соң?
( Опера, балет, симфония, романс.)терминнарны карточкалар ярдәмендә төзү һәм һәрберсенә аңлатма бирү.
-Яхшы
Укытучы.Ә бу шәхес сезгә танышмы?Ул кем? СЛАЙД 7
(-Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре,
— Бөек Ватан сугышы батыры.)
— Аның батырлыгы турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?
(Үлеме якынлашкан вакытта да ул төшенкелеккә бирелмичә, иҗатын дәвам итүче язучы)…...
Укытучы—Әйе, сугыш башланганчы ук, ул инде тынгысыз иҗат эшенә чумган язучы була.Татар музыка сәнгатендә ул либретист (аңлатмасын сора) буларак таныла.Н. Җиһанов белән берлектә «Алтынчәч»(1938- 1940) операсын иҗат итәләр. Әмма М. Җәлилгә кабат туган якларына әйләнеп кайту насыйп буламы? Ул геройларча һәлак була.( 1944)
СЛАЙД 8 -Менә шул вакытта инде (1956) Н. Җиһанов Ә. Фәйзи либреттосы буенча үзенең икенче операсын яза һәм аны иҗатташ дусты Муса Җәлилгә багышлый. Операның исемен «Җәлил» дип атый.
Максат:Н.Җиһановның “ Җәлил” операсы аша батырлык темасын өйрәнү.
Вакыйга 1941—1944 елларны үз эченә ала.
СЛАЙД 9— Ул Моабит төрмәсен күрсәтүдән башлана. Үлемгә хөкем ителгән Җәлилнең соңгы сәгатьләре, соңгы уйлары — Туган иленә, туганнарына, Казанына юнәлгән! Операны увертюра башлап җибәрә. Нәрсә ул Увертюра?(Увертюра — опера яки балетка кереш музыка.)Увертюраны тыңлар алдыннын Сезгә сорау- характеры нинди
МУЗ.ТЫҢ,Увертюра тыңлана.
Укытучы.Буувертюраның характеры нинди?
(Җырлы, йомшак, ритмлы.)
Укытучы.Монда Муса Җәлил образын ача торган характер үзенчәлекләрен табарга мөмкинме?
(Шагыйрьне кешелекле, йомшак күңелле, әмма бик көчле кеше итеп күз алдына китереп була.)
Укучылар, әйтегез әле, «Җәлил» операсы музыка дөньясындагы нинди опера беләнаваздаш дип уйлыйсыз?
( М. Глинканың «Иван Сусанин» операсы белән.)
Укытучы. Кай якларыбелән аваздаш инде алар?
(Икесендәдәбатырлык. Туган ил өченирекяулаутеләге.)
СЛАЙД 10 Укытучы. Опера геройларының охшашлыкларын һәм аермасын санагыз.
(Аерма: Иван Сусанин инде карт кеше, ә Муса Җәлилгә нибары 37 яшь. Охшашлыклары: алар икесе дә һәркем өчен кадерле һәм бер генә булган гомерләрен кызганмыйлар.)
Укытучы. Кадерле гомерләрен нәрсә хакына бирә соң алар?
(Җирдә тынычлык булсын өчен! Туган ил өчен! Безнең өчен!)
СЛАЙД 11 Физминутка МИКС-ФРИЗ_ГРУП —Бераз ял итеп алабыз.(ария-ариоза, дуэт, трио, квартет, ансамбль) сораулар опера сәнгате буенча
Кабаттан “ Җәлил” операсына әйләнеп кайтабыз
СЛАЙД 12 Экрандагы шигъри юлларга игътибар итәбез(укучы укый)
Әйдә, җырым, батыр Җиңү дәртен
Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә, син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә!
Укытучы. Бу шигырьдән сез нәрсә аңладыгыз?
(Бу юлларда Мусаның Туган иленә булган мәхәббәте, Туган иле белән саубуллаша. Үлем якынлашуын сизә. Бу шагыйрьнең соңгы саубуллашуы.)
СЛАЙД13 МУЗ.ТЫҢ.Җәлил операсыннан Мусаның «Хуш, Казан» дигән ариясен тыңлыйбыз. Арияне Азат Габбасов башкара. Опера җырчысы 1925 елда Алабуга шәһәрендә туган
Укытучы. Ариядә ничә тема яңгырый?
( Ике).
Укытучы.Нинди темалар?
(Туган ил һәм явыз сугыш темасы.)
Хәзер төркемнәрдә төсләр белән эшләп алабыз
Укытучы.Туган ил темасының характеры нинди?төсләр белән сайлый 1 өстәл
(Якты, ягымлы, лирик, җырлы)
Укытучы. Сугыш темасы нинди характерда?
(Кискен, тупас, өзек-өзек, ачулы, шашкын.)төсләр белән сайлый 2 өстәл
Ә хәзер
СЛАЙД 14 Текст белән эш
Укытучы. Төрмә камерасына кыйналган Андрены кертәләр. Андре үлемгә хөкем ителгән шагыйрьнең шигырьләр язуына гаҗәпләнә. Менә соңгы минутлар… Әмма Мусаны үлем куркытмый, ул шигырьләренең язмышы өчен борчыла. Алар югалыр микәнни?
Андре Моабит дәфтәрләрен кулына ала, күкрәгенә кыса… Тоткыннар саубуллаша. Үлем сәгате сугар алдыннан Җәлил бөтен кешегә мөрәҗәгать итә. Сугыш дигән нәрсәне башка беркайчан да булдырмаска өнди. Шагыйрь һәлак була.
-Бу текстта сүз нәрсә турында бара?
Аны үлем куркытмый, гомеренең соңгы минутларында да язган шигырьләренең язмышы өчен борчыла, һаман да горур булып кала,сугыш булдырмаска өнди)
Андре Тиммерманс Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен 1947 елда Бельгиядәге Совет илчесенә тапшыра. Димәк, Андре Тиммерманс — “Моабит дәфтәрләре”н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше.
4. Йомгаклау. СЛАЙД 15 Иҗаты, күрсәткән батырлыгы белән мәңге безнең арада яшәргә тиешле кешегә башкалабыз Казанда музей бар һәм шәһәр үзәгендә һәйкәл куелган,әлбәттә Н Җиһановның аңа багышлап опера язуы — бик урынлы!
— Дәресебезне “Яшь җәлилчеләр “җыры белән тәмамлыйсым килә.
Укытучы.
Бүгенге дәрестә актив катнашуыгыз, матур җавапларыгыз өчен рәхмәт. Билгеләр куела
СЛАЙД 16 Саубуллашу
Казан Кремленең Спас манарасы янында ук мәһабәт монумент тора, ул фашист илбасарларына каршы көрәшеп һәлак булган герой һәм ватанпәрвәр Муса Җәлил хөрмәтенә куелган.