«Белем иленә сәяхәт»

Автор: Султанова Рушания Асгадулловна

Тема:  Белем иленә сәяхәт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

 

 Максат :    Аваз һәм хәрефләр арасындагы бәйләнешне өйрәнү;

         Сүзнең авазлардан торуын үзләштеү.Тартык һәм сузык авазларның    

        аермасын ачыклау. Авазларны әйткәндә  сөйләм аппараты органнарын     

      дөрес   хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү;  авазларны аерым килеш һәм                       

сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү; Уен күнегүләре аша фонематик  ишетү

һәм образлы фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләмгә игътибар

тәрбияләү;тавыш көче һәм дикция өстендә эшләү;истә калдыру һәм

ишетү сәләтен үстерү;

 Тәрбия бурычы:  Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну  тәрбияләү.  .

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

 Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, сәламәтлек, матур әдәбият

 Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үссендерү, мактау. Җиһазлау: магнит такта, хат,  рәсемнәр, карточкалар.  Курчак. Хәрефләр.

    Эшчәнлек төзелеше:Артикуляцион гимнастика , сулыш алуны ныгыту күнегүләре,хат уку ,төп өлеш: сәяхәткә китү, урыннарга дөрес утыру.     фонематик  уеннар.  Ял минуты.Хайваннарны чакырабыз ,бармак уеннары. Тизәйткеч. Йомгаклау:  гөмбәләр  бүләк итү.

  Шөгыль  барышы:

1.Оештыру:

— уңай психологик халәт тудыру:

 -Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!Ягез әле,  шөгылебезне башлаганчы, иң элек бер-беребез белән, кунак апалар белән елмаеп, матур итеп исәнләшик.Куллар белән бер-беребезгә тотыныйк.Ягез әле үзебезнең девизыбызны кабатлыйбыз: “БЕЗ ДУСЛАР”,

                       Ә хәзер әйдәгез, яхшы кәефне үзебезгә  борын аша сулап кертик, ә начарын сабын куыкларына авыз аша өреп   очырыйк!

                   сулыш алуны ныгыту күнегүләре:

                           -сабын куыгы очыру;

   Ярар, балалар, булдырдыгыз, начар кәефләр очып китеп, югалдылар.Хәзер инде, бүгенге дәрестә бик матур итеп  сөйләшер өчен авызыбызга, телебезгә гимнастика ясап алыйк:

                     — артикуляцион гимнастика ясату:

                        а)бегемотлар

                        б)бакалар                     

                        в) варенье;

                        г) таган;

                        д) маляр;

                        е) ат чаптыру;

                        ж) гөмбә;

                        з) чынаяк;

Булдырдыгыз!Рәхмэт Сезгә.

Мотивация .

 Эшчәнлек алдыннан, әйдәгез,  үзебез өчен кирәк булган кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1нче кагыйдә- Шауламаска.

2нче кагыйдә- Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә- Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4нче кагыйдә- Җавабың  төгәл  булсын.

Актуальлэштеру.

 Тәрбияче: Балалар минем сезгә бер яңалыгым бар. Бүген эшкә килгәндә, почтальон миңа хат бирде. Ул хат  белем илендә яшәүче патша кызыннан.  Ләкин хат сорауларга дөрес җавап бирсәң генә ачыла.

Балалар искә төшерик әле.Нәрсә сон ул аваз?(Авазны әйтәбез һәм ишетәбез).

-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?(Сузык һәм тартык авазларга).

-Сузык авазлар ниндиләргә бүленә?(Калын һәм нечкә сузыкларга.)

-Тартык  авазлар нинди төркемнәргә бүленә?(Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга).

-Нәрсә соң хәреф?(Хәрефләрне  күрәбез һәм язабыз).

Сез сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирдегез.Хәзер инде әйдәгез, шул хатны укыйк әле (хатның бизәлешен карыйлар һәм  укыйлар).          “ Кадерле балалар! Сезнең төркемдә бик акыллы, зирәк балалар йөри. Тиздән, мәктәпкә барырга җыенасыз икән. Минем сезнең белән танышасым һәм   кунакка чакырасым килә. Минем янга килеп җиткәнче бик кызыклы, эчтәлекле   биремнәр   очрар.   Сез   үзегезнең   белемнәрегезне   кулланып,   шул биремнәрне   үтәсәгез,   минем   янга   бик   тиз   килеп   җитәрсез.   Сезгә   уңышлар телим!”   

   Балалар,  Белем илендә яшәүче патша кызы янына   барабызмы?

  Сәяхәткә без поезд белән барырбыз.Юлыбыз ерак.Ә без сезнең белән тукталышларда туктап,ял итеп,уеннар уйнап барырбыз.Сез ризамы балалар?

Ә хәзер вагоннарга утырырга кирәк.Хәр бала үз исеменең нинди авазга башланганын әйтә һәм тиешле вагонга утыра.

1нче вагон- исемнәре С һәм Ф авазына башланганнар утыра.

2нче вагонга исемнәре Р авазына башланган балалар утыра.

3 нче вагонга исемнәре Д.И.М авазына башланган балалар утыра.

Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

Төп өлеш

Утырып беттек,поезд кузгалды.

 Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап,

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Сыбызгы яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

Уу-уу-уу!.

Балалар поезд туктады.әкрен генә вагоннардан чыгабыз.Ял итеп алабыз.Без кайсы тукталышта ял итәбез.Әйе урман. (Урман турында кыскача әңгәмә),Әйдәгез патша кызына гөмбәләр җыябыз.Ә гөмбәләр гади түгел серле.Гөмбәгә рәсемнәр ябыштырылган.Рәсемнәргә карагыз һәм сүзнең ничә һәм нинди авазлардан торганын әйтергә.

Туп- 3 аваз: т,у,п,һ.б.Хәзер гөмбәләрне кәрзиннәргз салабыз .Саф һава,урманда бик рәхәт тагын бер  уен уйнап алабыз.(Гөмбә артына уенчык рәсемнәре урнаштырыла.)Туп,шар,барабан,көрәк,курчак,машина,чиләк,ат,

Уенчыклар турында сөйләшү.Саклап тотарга,ватмаска кирәклеген әйтү.

«МИНЕ ТӨЗӘТ» уены

Тәрбияче:«Мин  сезгә сүзләрне дөрес итеп әйтмим, ә син мине төзәтергә тиеш».

(сүзләрдә авазлар төшереп калдырыла яки автоматлаштыру этабында булган аваз башкасы белән алыштырыла)

Р — учка, әсем, изык; Ш- әм, ырпы, икәр; Л — ак, әм, вампа.(туп белән).

 БАЛА:хатаны төзәтеп, сүзләрне дөрес итеп әйтә.

Хәзер ял иттек Юл кешесенең юлда булуы хәерле.Вагоннарга утырдык.Юлыбызны дәвам итәбез.

Тизәйткечләр кабатлап барыйк әле.

Тиз әйт!Тиз әйт!

Тизрәк! Тизрәк!

Тиз!тиз!тиз!-ди

Тизәйткеч,

Тизәйткеч ул,-

Тиз әйттереп,

Телебезне төзәткеч.

Без сезнең белән “Сузык авазлар елгасы”на килеп җиттек. Елга аша күтәртмәле күпер салынган. Күпергә керү өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк: Мин сезгә  рәсемнәр бирермен, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз һәм рәсемнәрне ягымлы һәм кырыс  малайга урнаштырырсыз. (  Суган,помидор,борыч,кәбестә,бәрәңге,сарымсак,кабак,кишер,чөгендер,шалкан ). 

  Сузык  авазларны аерып алып, калын һәм нечкә парлары белән тезәләр.

Елга буенда бик күңелле.Ягез бер ял итеп алыйк.

Бака,бака,бакырган.(Кул-аякларын як-якка җәеп сикерәләр.)

Бака кунак чакырган.(Бер-берсе каршына сикереп килеп баш ияләр,)

Кунаклары килмәгәч,(Сикергәләп әйләнәләр,як-якка карыйлар.)

Тышка чыгып акырган(Сикергәләп торалар,барысы бергә кычкыралар)

Ба-ка-ка-ка!

Ба-ка-ка-ка!

 Күпергә керү бәхетенә ирештек.  Ял итеп алдык.Ләкин чыгу ягын да кайгыртырга вакыт.

 Ребус чишү.

С А Б А  сузе килеп чыга.Районыбызга 90 ел булуы,район турында кыскача мәглүмат.(презентация)

Юлыбызны дәвам итәбез. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм.Җавабын сездән көтәм.

 Зәйтүнә-зур кыз дисәң дә,

                      Зәйнәп-зәңгәр күз дисәң дә,

                      Зонтик,күзлек,каз дисәң дә,

                      Бер аваз бар барысында.

                      Нинди аваз  сүз башында,

                      Уртасында, ахырында ?

 -З авазы.

-Әйе, ул нинди аваз?

-З авазы-тартык аваз, яңгырау тартык.

 Чираттагы тукталышыбыз “Тартыклар станциясе”. Станциядә туктап,  “авазны йортка керт” уены уйнап алабыз.(группалап) .Балалар икешәрләп парлашалар.Каршыда йорт хайваннары һәм йорт кошлары     рәсемнәре.(Сыер,сарык,базау,ат,песи,дуңгыз,үрдәк,үгез,каз,тавык,әтәч)

1нче өй-С,2 нче өй-Т,3нче өй-Д,4 нче өй-З,5 нче өй-Ә.

“Чылбыр” уенын уйнату.Ат-тау-урындык-китап-папка-алма-арба-һ.б.

Ял минуты.Чишмә,җил,кошлар тавышы.Чишмә тавышын ишетсәләр кул чабалар,җил тавышына аякларны тыпырдаталар,кош тавышына йоклау.

Юлыбызны дәвам итәбез.Хәзер хайваннарны чакырабыз уены уйнап алабыз. Чакырабыз мәчене: (балалар җавап бирəлəр)

Пес – пес – пес,

Пес – пес – пес!..

Чакырабыз Акбайны: (балалар җавап бирəлəр)

Маһ – маһ – маһ!..

Маһ – маһ – маһ!..

Чакырабыз бахбайны: (балалар җавап бирəлəр)

Бах – бах – бах,

Бах – бах – бах!..

Чакырабыз кәҗәне: (балалар җавап бирəлəр)

Кәҗ – кәҗ – кәҗ,

Кәҗ – кәҗ – кәҗ!..

     (Миңсылу Гыйльфанова «Хайваннарны чакыру»)

Иҗек станциясе”нә килеп җиттек. Станциядән үтәр өчен бирелгән сүзләрне  иҗекләргә бүлергә  кирәк.  “Кул белән әйт” уены.

  Балалар, кул хәрәкәте белән (кулларны ике якка    чәбәкләп, сүзләрне  иҗекләргә   бүләләр.(пе-си,су-ган,са-мо-лет,сөт,кыс-ла,ки-тап,ал-ма)(уеныклар күрсәтеп)

Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Утырдык, күңелсезләнеп бармас өчен бармак уены уйнап алабыз:

 Баш бармак “Барыйк” –ди,

Имән бармак “Иртәгә” –ди.

Урта бармак “Укырга кирәк “ди.

Атсыз бармак “Арыдым”-ди

Ә кечкенә чәнти әйтә:

“Мәктәпкә мин барам “ –ди-

Белем алырга кирәк”,-ди.

  Менә,   балалар,       белем иле  патшалыгына   килеп   җиттек.   Монда   тиз   генә кереп   булмый,   чөнки   анда   сакчылар   бар.   Аны   кем   саклаганын   белү   өчен,  рәсемнәрне дөрес җыярга кирәк. (эт,сакчы рәсеме килеп чыгарга тиеш).Ләкин ишекләр ачылмый.Пазлы җыю һәм андагы мәкалләрне укыту.  Менә балалар, Патша сараена кердек.   Монда нинди матур, әнә Патша кызы үзе безне каршы ала ( экранга кыз рәсеме чыга) Тәрбияче:  Ул   сезгә :“Бигрәк   акыллы,   зирәк   икән   сезнең   балалар,   бөтен биремнәрне дә төгәл үтәп чыктылар. Сез хәзер мәктәпкә барырга әзер икәнсез, мин бик шатланып сезгә белем ачкычлары тапшырам”-ди. Балалар, патша кызына без дә бүләкләрне бирик.  Ә хәзер саубуллашып кайтыр юлга кузгалыйк.Менә үзебезнең бакчабызга кайтып җиттек.

Рефлексия.

-Без сезнең белән бүген кая бардык?

 Нинди уеннар уйнадык?

Сәяхәткә кем янына ,нәрсә белән бардык?

Иң охшаган уен кайсы булды?Сез бүгенге шогыль  турында кемнәргә сөйләр идегез?

Бүгенге шогыль  сезгә охшадымы соң балалар? Әгәр  шогылебез ошаса “кызыл” алманы,охшамаса “ яшел “ алмаларны алмагачка эләрсез.Хәзер без өстәлдә торган алмаларыбызны алып үзебезнең алмагачыбызга эләбез . Бөтенегезгә дә охшага мин бик шат.Булдырдыгыз балалар,бик тырышып эшләдегез.Бөтен биремнәрне дә дөрес үтәдегез.чөнки сез бер –берегез белән дус булдыгыз,булыштыгыз.

Ярый балалар рәхмәт сезгә.Белем иленә аяк басач тырыш укучылар булырсыз дип  ышанам.Сезгә шигырь бүләк итәм.

Белем иле кайчак миңа,

Никтер серле урман кебек,

Ә юллары кызыктырып.

Ел чакырып торган кебек.

Уңдагысы данлы эшче

Булыйм дисән  әткән кебек,

Энем ,менә шушы юлдан

Кит син диеп әйткән кебек.

Сулдагысы Миннән китсәң,

Врач  булырсың кебек

Өченчесе ни өчендер

Бүтән киңәш биргән кебек.

Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

Кайсы фәнне укысам да

Тормышка юл салган кебек

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

 

×
×