Автор: Габдрахманова Ильдария Бариевна
Хәзерге җәмгыятьнең нигезен уйларга, фикер йөртергә сәләтле, үз фикерен раслап бирүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче толерант иҗади шәхес тәшкил итә.
Укытучының авыр, шул вакытта мөһим бурычы бар: ул сыйныф җитәкчесе вазифасы. Кемдер әлеге эшне укытучы эшенең өстәмәсе дип кенә, ә кемдер иң мөһиме дип саный. Ничек кенә булмасын, әлеге эш үтә дә җаваплы хезмәт.