Ни өчен кояш- көндез, ә йолдызлар төнлә яктырта?

Автор: Рамзия Камиловна Галимова

Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән дәрес эшкәртмәсе- 1 сыйныф

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү

Эш төрләре: парлап, индивидуаль

Укыту ысуллары һәм алымнары: өлешчә эзләнү ысулы, рәсем буенча эш, парларда пластилин   белән эш, лаборатор эш.

Предметара бәйләнеш: рус теле, технология,әдәби уку,ИЗО.

Җиһазлар: пластилин, төсле кәгазь, карандаш, клей, линейка,биремнәр салынган конвертлар;

Тема:  Ни өчен кояш- көндез, ә йолдызлар төнлә яктырта?

Максат:  1) Йолдызлар, кояш һәм йолдызлык турында күзаллау барлыкка китерү;

                 2) Йолдызларның модельләрен дөрес формалаштыруларына ирешу;

                 3) Табигатьне күзәтә һәм саклый белүләренә ирешү, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.      Предметны өйрәнү буенча көтелгән нәтиҗәләр:  кояшның йолдыз икәнлеген аңлау;табигатьтә кояшның ролен билгеләргә өйрәнү; йолдызларның шар формасында икәнлеген җирдән бик ерак һәм җирдән бик күпкә зур булуын белү;үзләре туган йолызлыкларның исемнәрен елуләренә ирешү.

2.      Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү: Кирәкле мәгълүматны таба белү;кояшның тереклеккә кирәклеген аңлау; йолдызларның төсләрен бенча аера белүләре.

Регулятив: үз эшчәнлегеңә максат кую; эшчәнлегеңне планлаштыру; эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен алдан күрә белеп биремнәренең дөреслеген тикшерү; эшчәнлегеңнең сыйфатын билгеләү.

Коммуникатив: сыйныфташләр һәм укытучы белән хезмәттәшлекне оештыру; диалог төзү; коллектив фикер алышуда катнашу; шәхси фикереңне дөрес итеп җиткерә белү.

Шәхси: эшчәнлегеңә үзмаксат кую; мөстәкыйллек; куршеңә ярдәм итү; үз эшчәнлегең мөмкинлекләрен белү.

Ресурслар: презентация, видеоролик.

 

 

 

Дәрес барышы

I.                   Оештыру өлеше

          Хәерле көн, укучылар. Сезне күрүемә мин бик шат. Бүгенге дәресне җыр сүзләре белән башлыйсым килә.

Уяндыңмы,елмай

Көнне башла шулай.

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә.

(Слайд 1)

-Бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр телик эле.(Балалар бер-берсенә елмаеп, хәерле көн телиләр).

  -Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

1.      Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган.

                                         (Кояш) Слайд 2-3

2.      Төнлә карасам күк тулган,

Иртән карасам юк булган.

                                         ( Йолдызлар) Слайд 4-5

-Балалар, бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез инде? (Балаларныәң җаваплары.)

II.                Яна материал өстендә эш.

Теманы әйтү  Слайд 6.

-Әйе, бүгенге дәреснең темасы “Кояш ни өчен көндез, ә йолдызлар төнлә яктырта?”

-Бүгенге дәрестә без кояшның ни өчен көндез яктыртуын һәм аның нәрсә икәнен белербез. Шулай ук йолдызлар турында сөйләшербез. Йолдызлыклар белән танышырбыз. Слайд 7.

-Ә аларны күрер өчен безгә бүген галәмгә сәяхәт итәргә кирәк. Анда нәрсә белән сәяхәт итәрбез соң?

(Ракета) Слайд 8

-Хәзер урыннарыгызга әйбәтләп утырыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз.

(Балалар күзләрен йомып торганда якырткыч ялгау.)

-Күзләрне ачтык. Менә без сезнең белән галәмдә..

-Балалар, монда нәрсәләр белән очрашырбыз инде? (кояш, ай, йолдызлар)

-Сез ничек уйлыйсыз, кояш тәүлекнең кайсы вакытында яктырта? (көндез)

-Ә кайсы вакытта аңа күңелсез? (кич, төнлә)

-Кояш нинди формада? Сез аны ничек күз алдына китерәсез? (Балаларның фикере)

-Кояш турында сөйләү.

Кояш безнең җиребездән бик күп тапкырлар зур. Аны җир янына куйсаң, алар футбол тубы белән борчак кебек булырлар иде.Слайд 9.

 -Кояш утлы шар сыман. Ул безгә кечкенә булып күренә. Ни өчен дип уйлыйсыз? (ерак). Ул шундый кайнар булгач, нишләп җирдәге тереклек янып бетми соң? (ерак).

  -Бик эссе вакытта без кояштан зонтик астына кереп  качабыз. Җирне дә кояш эссесеннэн безнең күзгә күренми торган һава катламнары саклый.Кояш нурлары үз көчен югалта һәм җирне кирәгенчә генә җылыта. Ләкин шулай булса да, Кояш җиргә башка йолдызларга караганда якынрак. Кояш җиргә якын булган – йолдыз ул. Кояш җирдәге тереклеккә яшәү чыганагы.Шуның өчен борынгы кешеләр аңа аллага табынган кебек табынганнар.

Физкультминутка “Галәм буенча сәяхәт” Слайд 10

 

-Элеккеге кешеләр йолдызларны күккә элеп куелган фонарьләр дип уйлаганнар. Сез бу фикер белән килешәсезме? (Балаларның фикере)

   -Йолдызлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Һәр баланың фикере тыңлана)

-Без аларны кайчан күзәтә алабыз?(Кич)

-Кич белән кояш баегач, без йолдызларны күрәбез. Йолдызлар – ялкынланып янучы бик зур шарлар алар. Аларның күбесе кояштан күпкә зур.

1.Дәреслек буенча эш.

          Йолдызлар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (Размер һәм төс)

          Ни өчен безгә бик кечкенә булып күренәләр? (Бик еракта)

     2. Мөстәкыйль эш (парларда эш)

Пластилиннан йолдызларны әвәләү.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, нинди төстәге йолдызлар иң кайнары?

-Әйтегез эле, чәйнек учак өстендә тиз кайныймы әллә газ өстендәме?

-Әйе,газ өстендә, ә газ нинди төстә?(зәңгәр)

-Шулай булгач иң кайнар йолдызлар ниндиләр?

-Зәңгәр төстә.

-Иң салкын йолдызлар нинди төстә?

-Кызыл төстә.

-Кояш нинди йолдыз булыр, ул бит сары төстә? (салкынрак)

-Сез ничек уйлыйсыз көндез йолдызлар кая китә? (балаларның җавабы)

-Алар төнлә дә, көндез дә күк йөзенә булалар, ләкин  көндез күренмиләр. Ни өчен икән? (балалар фикере)

-Әйе, көндез кояш яктысы белән алар күренмиләр. Чөнки кояш бик якты, ә кояш баегач, алар күренә башлыйлар.

-Сез әвәләгән йолдыз моделеннән карасак, кояш турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул башка йолдызларга караганда кечкенә)

-Иң зур йолдыз – Альдебаран.(Ул үгезбозау йолдызлыгында). Ул кызыл төстә, шулай булгач, кайнармы, салкынмы? (салкын).

-Йолдызлар бик күп. Шуның өчен галимнәр аларны өйрәнеп тә бетә алмыйлар. Өйрәнергә уңай булсын өчен йолдызларны йолдызлыкларга берләштерәләр.

4.Видеоролик карау. Слайд 11

-Сезнең күктә чүмеч (большая медведица) йолдызны күргәнегез бармы? Ул ничә йолдыздан тора? ( 7 йолдыз)

-Шуның өчен аны җидегән йолдызлыгы дип тә әйтәләр.

5.Мөстәкыйль эш (индивидуаль эш)

— Сезнең парталарда конвертта әзер йолдызлар һәм күк йөзе бар.Сез дөрес итеп шушы йолдызларны ябыштырыгыз.(Сызым буенча балалар зур чүмеч йолдызга йолдызлар ябыштыралар).

-Нинди йолдызлык килеп чыкты? (чүмеч)

 

Дәреслек белән эш ( 33 бит)

Арыслан йолдызлыгы белән танышу.

-Һәрбер кеше нинди дә булса йолдызлык астында туа.

-Ә сезнең үзегезнең нинди йолдызлык астында туганыгызны беләсегез киләме?

“Үз йолдызлыгыңны тап!” уены.

Тактада балаларның фотолары һәм өскә йолдызлыклар ябыштырыла.

Балалар уклар ярдәмендә үзләренең йолдызлыкларын табалар.

Диләрә – сукояр

Әдилә – үгезбозау

Таңсылу – балык

Нәргизә – кыз

Диана – үлчәү

Илсинә – сукояр

Рафаэль — игезәк

 

-Кешеләр бик борынгы вакытлардан ук йолдызларны күзәткәннәр. Аларны элек йолдыз санаучылар (звездочет)дип йөрткәннәр,башларына менә шушындый баш киеме киеп йөргәннәр.(баш киемен күрсәтү)  Слайд 12.  

Хәзер астрономнар дип атыйлар.Галәмне өйрәнә торган фән астрономия дип атала.Йолдызларны күзәтү өчен  телескоп дигән прибор кулланалар.Слайд 13.

III.             Йомгаклау.

          Хәзер без галәмнән үзебезнең җиребезгә кайтабыз. Күзләрне йомдык. Менә без үз бүлмәбездә.Безгә галәмнән тылсымлы тартма биреп җибәрделәр.Аның тылсымы – эчендәге сораулар.

(Сорауларны тартмага салам)

-Кояш нәрсә ул? (йолдыз)

-Ул кайчан яктырта? (көндез)

-Кояш иң зур йодызмы? (юк)

-Кояшның файдасы? (тереклек өчен, яшәү өчен)

-Йолдызлар көндез яналармы? (әйе)

-Йолдызларны ни өчен көндез күрмибез? (кояш яктысы)

Нәтиҗә ясау. Слайд 14

  Йолдызлар кондез дә яналар.Ләкин көндез кояш яктысында  без аларны  күрә алмыйбыз. Йолдызлар кояштан тоныграк яналар.Кояш та йолдыз. Кояш яктыртып кына калмый, ә көн дә барлыкка китерә.

 

IV. Рефлексия

-Тактада ике кояш. Берсе елмайган, икенчесе моңсу. Әгәр дә дәрестә күп яңалык белдем, миңа кызык булды дип уйласагыз, елмайган кояшка нур өстәгез. Инде бер дә кызык булмады дип уйласагыз, моңсу кояшка нурлар куегыз.

Молодцы! Безнең кояшыбыз гел шулай елмаеп, безгә яктылык, нур биреп торсын.Слайд 15,16

 

×
×